-1 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
29 ноябрь 2019, 12:10

Путин башка ил лидерларын Җиңү парадына чакырды

Русия Президенты Владимир Путин Коллектив иминлек турындагы Килешү Оешмасы илләре хәрбиләренең 2020 елда Кызыл мәйданда үтәчәк Җиңү парадында катнашу идеясен хуплады. Бу хакта РИА Яңалыклар хәбәр итә.

Русия Президенты Владимир Путин Коллектив иминлек турындагы Килешү Оешмасы илләре хәрбиләренең 2020 елда Кызыл мәйданда үтәчәк Җиңү парадында катнашу идеясен хуплады. Бу хакта РИА Яңалыклар хәбәр итә.
"Мәскәүдә КИТКО илләре лидерларын Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан тантаналарда көтәбез", – диде Владимир Владимирович Путин.
Русия лидеры шулай ук оешмаларга, яңа кызу нокталар барлыкка килү куркынычын исәпкә алып, үзләренең кризислы үзәк эшләрен активлаштырырга кирәк, дип белдерде.
Элегрәк дәүләт башлыгы Бишкекта булды, анда ул КИТКО илләре башлыклары утырышында катнашты. Көн тәртибендә таҗик-әфган чиген ныгыту, БМО белән глобаль контртеррористик стратегияне гамәлгә ашыру һәм КИТКО илләренең тышкы сәяси эшчәнлеген координацияләү мәсьәләләре каралды.
Хәзерге вакытка 17 лидер Бөек Ватан сугышында Җиңү юбилее уңаеннан үткәрелгән тантаналы чараларга килергә теләк белдерде, алар арасында Һиндстан, Франция, Куба, Венесуэла, Белоруссия, Молдавия, Сербия һәм Чехия президентлары бар.
#ВладимирПутин
#ҖиңүПарады
Яңалык чыганагы: https://lenta.ru
Фото: Алексей Куденко / РИА Яңалыклар
Читайте нас в