+20 °С
Облачно
Рәсми бүлек
31 Декабря 2020, 21:00

Саклык чаралары

22 февральдә Федоровка районы МР хакимияте карамагындагы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды. Комиссия эшендә район хакимияте башлыгы В. Ф. Насретдинов катнашты.

92нче янгын часте начальнигы С. С. Насыйровның чыгышы 2017 елда булган янгыннарга анализ ясауга, гамәлдәге законга ярашлы, янгынга каршы су белән тәэмин ителүне оештыруга һәм авыл биләмәләрендә ирекле янгын берләшмәләрен үстерүгә багышланган иде. Халыкны янгын хәвефсезлеге кагыйдәләренә өйрәтү, авыл биләмәләре хакимияте биналарының, белем бирү, сәламәтлек саклау һәм халыкны социаль яклау объектларының янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы Д. Г. Рамазанов чыгыш ясады.

Көн тәртибендәге өченче мәсьәлә - “Авылларны, хуҗалык төзелешләрен, күпер һәм башка корылмаларын 2017 елдагы ташкынга әзерләү турында” комиссия рәисе, Федоровка районы МР хакимияте урынбасары М. С. Русаков чыгыш ясады.

Һәр мәсьәлә буенча тиешле карар кабул ителде. Комиссия әгъзалары район хакимиятенең 2017 елда ташкын һәм боз китүне үткәреп җибәрү буенча эш планы кабул итте, аларның һәркайсысы аерым авыл биләмәләренә беркетелде һәм шушы план буенча эшләргә кушылды.

Читайте нас