+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
6 июль 2021, 10:04

Путин кайсыбер русиялеләрне салымнардан азат итте

Президент Владимир Путин кайсыбер русиялеләрне физик затларның керемнәренә салым түләүдән азат итүче законга кул куйды. Тиешле документ хокуки мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.

          Яңа кагыйдәләргә ярашлы, 3-НДФЛ декларациясен тапшырудан торак күчемсез милекне сатудан бер миллион сум чикләрендә һәм торак булмаган милекне сатудан 250 мең сум чикләрендә керем алган гражданнар азат ителә.

          Элекке тәртип буенча күчемсез милек сатканда алынган керемнән 13 процент күләмендә НДФЛ түләргә кирәк иде. Күчемсез милек объекты салым түләүченең милкендә биш ел дәвамында (яки ул бүләк ителгән, мирас буенча калган булса – өч ел) булса гына түләмәскә мөмкин иде.

Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/

Фото: Сергей Гунеев / РИА Новости

Читайте нас: