+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
1 февраль 2022, 09:03

Путин Русия Эчке эшләр министрлыгында билгеләүләр үткәрде

   Шулай, Русия Эчке эшләр министрлыгының Интерпол Милли үзәк бюросы башлыгы полковник Валерий Калачев булды.

Путин Русия Эчке эшләр министрлыгында билгеләүләр үткәрде
Путин Русия Эчке эшләр министрлыгында билгеләүләр үткәрде

Русия президенты Владимир Путин Русия Эчке эшләр министрлыгында берничә билгеләү турынагы указга кул куйды.

         Шулай, Русия Эчке эшләр министрлыгының Интерпол Милли үзәк бюросы башлыгы полковник Валерий Калачев булды. Наркотиклар әйләнеше артыннан контроль буенча баш идарә начальнигы – полиция генерал-майоры Иван Горбунов, Транспорт буенча баш идарә начальнигы – полиция генерал-лейтенанты Олег Калинкин.

         Яңа билгеләүләр министрлыкның башка структураларына да кагылды. Эчке хезмәт генерал-майоры Илдар Сафиуллин Баш мәгълүмат-аналитик үзәкне, ә полиция полковнигы Роман Терентьев – Халыкара хезмәттәшлек идарәсен җитәкләделәр.

         Матди-техник һәм медицина тәэмин ителеше буенча департамент начальнигы эчке хезмәт генерал-майоры Александр Юрчин, ә Мәгълүмати технологияләр, элемтә һәм мәгълүматны саклау департаменты начальнигы – эчке хезмәт генерал-майоры Юрий Войнов булды.

Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/

Фото: Дмитрий Азаров / Коммерсантъ

 

Автор:Алия Ибрагимова
Читайте нас: