+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
12 Май 2022, 08:35

РФ президенты Владимир Путин Донбасска Русиянең ярдәм итүе турында сөйләде

Путин Русиянең Донбасска булышу позициясе күпләргә охшамый, дип әйтте.  

Донецк һәм Луганск Халык Республикаларында яшәүчеләргә илебезнең ярдәм итүе турындагы принципиаль позиция күпләргә охшамый. Бу турыда “Сириус” мәгариф үзәгендә узган “Талант һәм уңыш” мәгариф фондының Попечительләр Советы утырышында Президент Владимир Путин игълан итте, дип хәбәр итә РИА Новости.

"Донбасста яшәүчеләрне яклау һәм аларга ярдәм итү –  Русиянең принципиаль позициясе, бу, әлбәттә, күп партнерларга охшамый, ләкин анда яшәүче кешеләр безнең ярдәмгә мохтаҗ", – диде дәүләт башлыгы.

Ул шулай ук ​​Донбасска гуманитар ярдәм күрсәтелергә тиешлеген өстәде. Моннан тыш, Путин ДХР һәм ЛХР балаларының талантын үстерергә булышу өчен методик үзәкләр булдыруны күз уңында тотуын белдерде.

Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/news/2022/05/11/don/

Фото чыганагы: https://yandex.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: