+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
13 Май 2022, 08:55

Русия Президенты Владимир Путин Луганск Халык Республикасы суверенитетын уңышлы яклауга ышаныч белдерде

12 майда Кремль сайтында урнаштырылган мәгълүматка ярашлы, Владимир Путин уртак көч белән Луганск Халык Республикасы суверенитетын һәм аның территориаль бөтенлеген саклап алып калуга ышаныч белдерде.

Дәүләт башлыгы шулай ук ЛХР лидеры Леонид Пасечникны милли бәйрәм белән котлады: 2014 елның 12 маенда республика дәүләт бәйсезлеген игълан иткән иде.

«ЛХР гражданнары дәүләт бәйрәмен туган җирләрендә ирекле һәм тыныч тормыш алып барырга законлы хокукны гамәлгә ашыру өчен көрәш алып бару шартларында каршы ала», – диде Владимир Путин.

Русия лидеры Пасечникка ныклы сәламәтлек һәм уңышлар, ә республика халкына батырлык, ныклык һәм ихтыяр көчен теләде.

Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/news/2022/05/12/putin/

Фото чыганагы: https://yandex.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: