+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
18 Май 2022, 09:03

Русия Президенты Владимир Путин мәктәп укучыларын тәрбияләүне гомуммилли бурыч дип атады

Мәскәүдә Русия мәктәп укучылары хәрәкәтенең V съезды узды. Катнашучыларга сәламләү сүзләрен Русия Президенты Владимир Путин җиткерде.

"Үсеп килүче буынны патриотизм рухында, Ватан тарихын һәм мәдәниятен хөрмәт итү нигезендә тәрбияләү белән бәйле мәсьәләләр дәүләт тарафыннан мөһим гомуммилли бурычлар рәтенә куелган. Узган елларда Русия мәктәп укучылары хәрәкәте оештыру, иҗади потенциалын шактый ныгытты, үзенә илнең барлык төбәкләренең мәктәп укучылары, укытучылар, ата-аналарын җәлеп итте», - диелә Владимир Путин мөрәҗәгатендә.

Мәгариф министры Сергей Кравцов Русия мәктәп укучылары хәрәкәте илнең иң массакүләм балалар оешмасы булып тора, ул Русиянең ике миллионнан артык активистын берләштерә, диде.

Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/news/2022/05/17/vospitanie/

Фото: РИА Новости.

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: