+13 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
19 Май 2022, 08:05

Владимир Путин нефть тармагын үстерү буенча киңәшмә үткәрде

Көнбатыш сәясәте - дөнья энергетикасы проблемаларының төп сәбәбе, "икътисади үз-үзенә кул салу", Украина тирәсендәге барлык хәлләр аның белән бәйле. Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин нефть тармагындагы хәл буенча үткән киңәшмәдә белдерде.

Ягулык-энергетика комплексына һәрвакыт аерым игътибар бирелде, ә чит илгә "кара алтын" озату илнең алдынгы позицияләренең нигезе булып торды.

"Көнбатыштагы сәяси класс планетада күп кенә кешеләрнең климат үзгәрү проблемалары турында табигый борчылуы белән уйный башлады", - дип билгеләп үтте Владимир Путин. - Сәяси карашлар буенча альтернатив энергетика мөмкинлекләрен арттыра һәм традицион энергетика юнәлешләренең, шул исәптән углеводородларның, әһәмиятен киметә башлады. Банк финанславын чикләде, компанияләргә һәм алар җитәкчелегенә каршы "уйлап чыгарылган суд мәшәкатьләре" алып барды, яңа проектлар өчен участоклар бүлмәде, транспорт үстерү мөмкинлекләрен чикләде, фрахтта һәм инвестицияләр өчен кирәк булган башка юнәлешләрдә проблемалар барлыкка китерде. Боларның  барысы да дөнья энергетикасында проблемалар тудырды. Моңа сәяси гамәлләр дә өстәлде”, - диде Президент.

Яңалык чыганагы: https://rg.ru/2022/05/17/vladimir-putin-provel-soveshchanie-po-razvitiiu-neftianoj-otrasli.html?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop

Фото: kremlin.ru

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: