Кичә, 25 майда, Дәүләт Советы Президиумы утырышында Русия Президенты Владимир Путин 1 июньнән эшләмәүче пенсионерларның пенсияләрен 10 процентка индексацияләргә тәкъдим итте.
“Пенсияләр уртача 1 760 сумга артачак", – дип белдерде ведомство башлыгы Антон Котяков.
“Агымдагы елның 1 июленнән минималь хезмәт хакы күләме аена 15278 сумга кадәр арттырылачак", - диде Путин. Ул шулай ук яшәү минимумының 1 июньнән артачагын белдерде.
"Безнең төп бурыч - гражданнарның керемнәре яшәү минимумыннан сизелерлек артыграк булуы, шунлыктан минималь хезмәт хакы күләмен киләчәктә дә арттыру планлаштырыла", - диде ил башлыгы.
Яңалык чыганагы: https://tass.ru/obschestvo/14727417?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop
Фото чыганагы: https://yandex.ru/