+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
6 июнь 2022, 09:09

Путин Төрекмәнстанның яңа президенты белән очрашачак

Русия Президенты Владимир Путин тиздән Төрекмәнстанның яңа президенты Сердар Бердымөхәммәтов белән беренче очрашу уздырачак. Бу турыда Кремль вәкиле Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итте ТАСС.

Апрель аенда Русия лидеры телефон аша сөйләшү барышында Бердымөхәммәтовны илебезгә чакырды. Төрекмәнстан Президенты тәкъдимне кабул итте.

12 мартта Төрекмәнстанда вакытыннан алда Президент сайлаулары узды. Дәүләтнең яңа башлыгы итеп элекке президентның улы - республика премьер-министры урынбасары Сердар Бердымөхәммәтов - тәгаенләнде. Ул 72,97 процент тавыш җыйды.

Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/news/2022/06/05/meetingnewpresident/

Фото чыганагы: https://yandex.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: