+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
7 июнь 2022, 09:17

Путин Русия Эчке эшләр министрлыгы башлыгы урынбасарларының санын арттырды

Русия Президенты Владимир Путин үзенең указы белән Русия Эчке эшләр министрлыгы башлыгы урынбасарларының санын алтыдан җидегә кадәр арттырды. Тиешле документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган.  

Үзгәрешләр 2011 елның 1 мартындагы Президент указына һәм Русия Эчке эшләр министрлыгы үзәк аппараты төзелешенә кертелә. Бу документка ярашлы, үзәк аппарат структурасында Оператив җавап бирү буенча баш идарә һәм Шәхси состав белән эшләү буенча баш идарә барлыкка килә. Шул ук вакытта дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты, оператив идарә, халыкара һәм массакүләм спорт чаралары хәвефсезлеген тәэмин итүче идарә юкка чыгарыла.

Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/news/2022/06/06/seven/

Фото чыганагы: https://yandex.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: