Русия президенты Владимир Путин Башкортстан медицина хезмәткәрләрен Почёт грамоталары белән бүләкләде. Президент карары 6 июньдә хокук мәгълүматының рәсми интернет-порталында дөнья күрде.
Уфаның 5 санлы дәваханәсе шәфкать туташы Минзилә Батталова, Уфа шәһәренең 50 нче санлы поликлиникасының өлкән шәфкать туташы Рита Рәхимова, башкаланың 8 санлы дәваханәсе табибы Лариса Сайранова югары һөнәри осталыклары, коронавирус инфекциясе эпидемиясе (COVID-19) чорында медицина ярдәме оештырулары һәм күрсәтүләре өчен Русия Федерациясе президентының Почёт грамотасына лаек булды.
Яңалык чыганагы: https://www.bashinform.ru/news/social/2022-06-07/vladimir-putin-otsenil-rabotu-medikov-bashkirii-2832839?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop
Фото чыганагы: https://yandex.ru/