+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
9 июнь 2022, 08:50

Путин Иран Президентының кайгысын уртаклашты

Русия Президенты Владимир Путин телефон аша Иран президенты Сейед Эбрахим Раисига  20 дән артык кеше гомерен өзүче тимер юл һәлакәте уңаеннан кайгысын уртаклашуын белдерде.

Путин Иран Президентының кайгысын уртаклашты
Путин Иран Президентының кайгысын уртаклашты

Русия Президенты Владимир Путин телефон аша Иран президенты Сейед Эбрахим Раисига  20 дән артык кеше гомерен өзүче тимер юл һәлакәте уңаеннан кайгысын уртаклашуын белдерде. Бу хакта Кремль сайты хәбәр итте.

8 июнь иртәсендә Иранның Мешхед шәһәреннән Йездга баручы поезд тимер юлларда экскаватор белән бәрелешә. Гадәттән тыш хәл урынына илнең күрше төбәкләреннән авария-коткару хезмәтләре җибәрелә. Иран юллар һәм шәһәр төзелеше министры Ростам Гасеми белдерүенчә, ведомство фаҗига өчен җаваплылыкны үз өстенә ала.

 

Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/news/2022/06/08/sobolesnuyu/

Фото чыганагы: https://yandex.ru/

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: