+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
13 октябрь 2022, 09:36

Путин русиялеләргә газ тоташтыруга акча бирергә кушты

Русия Президенты Владимир Путин төбәк хакимиятләренә гражданнарга газ тоташтыруга акча бүлеп бирергә кушты.

Путин русиялеләргә газ тоташтыруга акча бирергә кушты
Путин русиялеләргә газ тоташтыруга акча бирергә кушты

Русия Президенты Владимир Путин төбәк хакимиятләренә гражданнарга газ тоташтыруга акча бүлеп бирергә кушты. Мохтаҗ булганнарга социаль ярдәм программасы кысаларында кирәкле җиһазлар сатып алуга һәм аларны тоташтыруга 100 мең сум күләмендә субсидия бүленәчәк, дип хәбәр итә ТАСС.

Путин аңлатуынча, бу, тәү чиратта, күп балалы гаиләләргә, ветераннарга, инвалидларга һәм аз керемле гаиләләргә кагыла. Гражданнарның шушы категорияләренә ярдәм күрсәтергә кирәк, диде ул.

 

Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/news/2022/10/12/gasific/

Максим Константинов фотосы / Global Look Press

Автор:Лилия Кантимерова
Читайте нас: