+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
19 сентябрь 2017, 14:24

Бала-Чытырман авыл биләмәсеннән хәбәрләр

Төзекләндерү өчен Авыл биләмәсе “Торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр мохите” проектында катнаша. Аның буенча ихата территорияләрен төзекләндерергә була. Акча бүленгән очракта, без Бала-Чытырман авылының Титов һәм Беренче май урамнарындагы ике катлы йортлар территорияләрен төзекләндерергә ниятлибез. Әле без шушы йортлардагы халык белән җыелыш үткәрдек һәм җәмәгать комиссиясе составын расладык. Бу атнада паспортларны әзерли башлыйбыз.

Төзекләндерү өчен

Авыл биләмәсе “Торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр мохите” проектында катнаша. Аның буенча ихата территорияләрен төзекләндерергә була. Акча бүленгән очракта, без Бала-Чытырман авылының Титов һәм Беренче май урамнарындагы ике катлы йортлар территорияләрен төзекләндерергә ниятлибез. Әле без шушы йортлардагы халык белән җыелыш үткәрдек һәм җәмәгать комиссиясе составын расладык. Бу атнада паспортларны әзерли башлыйбыз.

Корбаннар булмасын өчен

Янгын турында хәбәр итүче приборларны таратуны дәвам итәбез. Авыл биләмәсе территориясендә мондый техник чаралар имин булмаган гаиләләргә куелды. Халыкның 50 процентында алар урнаштырылды да инде.

Л. САЙКИНА,

Бала-Чытырман авыл советы авыл биләмәсе эшләр идарәчесе.

Чыгышлары белән шатландырачаклар

Яңа Явыш авылы мәктәбендә дәүләт бәйрәме – Башкортстан Республикасы көненә әзерлек башланды. “Ынйылар” (җитәкчесе Т. Галина) башкорт фольклор коллективы федоровкалыларны яңа театрлаштырылган тамаша белән шатландырачак.

Яңа уенчыклар

Иске Чытырман авылы балалар бакчасына төрле яшьтәге тугыз бала йөри. Шушы көннәрдә алар өчен яңа уенчыклар кайтарылды.

Гөлфия ӘХМӘРОВА.

Читайте нас: