+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
22 сентябрь 2017, 14:12

Игътибар! Операция!

“Контингент” – дип атала сентябрьнең соңгы ункөнлегендә район территориясендә үткән оператив-профилактик чара. Ул балигъ булмаганнар тарафыннан кабаттан хокук бозуларны һәм җинаять эшләүләрне булдырмауга юнәлтелгән.

Спорт турында

Бүген һәм 29 сентябрьдә ФОКта ГТО нормаларын тапшыру булачак. Аны ГТО сайтында теркәлгән һәм тапшыру өчен код алган 9, 10, 11 сыйныф укучылары тапшырачак.

ххх

23 сентябрьдә район командасы Кыргыз-Миякәдә БР һәм ТР атказанган артисты Айдар Галимов призына мини-футбол буенча ярышта катнашачак. Команда составы билгеләнде.

Тиздән көзге чакырылыш

1 октябрьдән гражданнарны хәрби хезмәткә көзге чакыру башлана. Бүгенге көндә чакыруга әзерлек бара, призывникларның шәхси эшләре тикшерелә. Призыв һәм медицина комиссиясе составы оештырылды. Кораллы көчләргә районның 30лап гражданы чакырылачак.

Гәрәй ХАЛИТОВ әзерләде.
Читайте нас: