+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
26 сентябрь 2017, 12:13

Гончаровка авыл биләмәсеннән хәбәрләр

Мәктәп тормышы кайный Шушы көннәрдә мәктәп президентын сайлау булды. Бу пост кандидаты яхшы укырга, актив, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга, алдынгы булырга, укучылар мәнфәгатен яклый белергә тиеш. 10 сыйныф укучысы Александр Буркинга барлык шушы сыйфатлар хас. Егет программасы белән таныштырды. Ул бер тавыштан мәктәп президенты итеп сайланды.

Мәктәп тормышы кайный

Шушы көннәрдә мәктәп президентын сайлау булды. Бу пост кандидаты яхшы укырга, актив, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга, алдынгы булырга, укучылар мәнфәгатен яклый белергә тиеш. 10 сыйныф укучысы Александр Буркинга барлык шушы сыйфатлар хас. Егет программасы белән таныштырды. Ул бер тавыштан мәктәп президенты итеп сайланды.

ххх

Актив һәм спорт яраткан укучылар (5-10 сыйныф) Бөтенрусия “Милли кросс”та катнашты. Ә 22 сентябрьдә тугызынчы сыйныф укучылары барысы да Федоровка авылының Сабантуй тавына ГТО нормалары тапшырырга барды.

О. ВЕТРОВА,

Гончаровка мәктәбе директоры.


Эш һәм планнар күп

Безнең предприятие хәзерге вакытта үләт чокырларын хезмәтләндерү белән мәшгуль. Тирә-якларын чабабыз һәм дезинфекция ясыйбыз. Урындагы башлангычларга ярдәм программасы буенча төзелеш эшләрендә катнашу өчен тендр оттык. Шулай итеп, Яңа Явыш авылында 600 метр озынлыкта зират коймасын капиталь ремонтладык, шушы көннәрдә Тәнәй авылы зиратын уратып алу эшләрен тәмамладык.

А. ФАДЕЕВ,

“Монтажсервис” җәмгыяте директоры.


“Агросервис” җәмгыятендә

бөртекле һәм кузаклы-бөртекле культураларны җыю белән беррәттән, башка мөһим эшләр дә алып барылды. Җәмәгать маллары өчен мал азыгы хәзерләнде. Барлыгы 1520 тонна сенаж һәм 200 тонна иген фуражы салынды. 2018 ел уңышына 300 гектар мәйданда уҗым арышы чәчелде, 80 гектарда уҗым бодае чәчәсе калды. Келәтләргә 200 тонна сабан культуралары, 100әр тонна страховка һәм күчмә фонд өчен уҗым культуралары салынды.


“Районкага” беренчеләрдән булып язылдык

Гончаровка почта бүлекчәсендә Михаил Буркин (Алешкино авылы) белән Наталья Кочетовская (Гончаровка авылы) иң беренче булып район гәзитенә язылды. 2018 елга “Ашкадар таңнары”на алдан язылу старт алу белән, Михаил Андреевич яраткан басмасына - бер елга, ә Наталья Николаевна алты айга язылды.

Татьяна ИВАНОВА.

Читайте нас: