+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
3 октябрь 2017, 13:38

Тәнәй авыл биләмәсеннән хәбәрләр

Эшләре өчен рәхмәтлеләр Тәнәй авылы зиратын коймаладык, ул урындагы башлангычларга ярдәм программасы буенча башланган иде. Хәзер авыл халкына өмә ясап, иске койманы һәм төзелеш чүп-чарын читкә чыгарасы калды. “Монтажсервис” җәмгыяте эшчеләре ай дәвамында контрактта килешенгән эш күләмен башкарды. Авыл халкы подрядчыларга рәхмәт белдерә.

Эшләре өчен рәхмәтлеләр

Тәнәй авылы зиратын коймаладык, ул урындагы башлангычларга ярдәм программасы буенча башланган иде. Хәзер авыл халкына өмә ясап, иске койманы һәм төзелеш чүп-чарын читкә чыгарасы калды. “Монтажсервис” җәмгыяте эшчеләре ай дәвамында контрактта килешенгән эш күләмен башкарды. Авыл халкы подрядчыларга рәхмәт белдерә.

Л. ОСИПОВА,

Тәнәй авыл советы авыл биләмәсе эшләр идарәчесе.


Ремонт та, концерт та

Мәдәният йортында үз көчебез белән ремонт эшләдек: стеналарын агарттык, җылыту торбаларын һәм тәрәзә рамнарын буядык. Шул ук вакытта Өлкәннәр көненә дә әзерләндек, репетицияләргә йөрдек. Ә җомга көн бәйрәм чарасы үткәрдек. Мәктәп укучыларына һәм “Шурампус” ансамбле әгъзаларына ярдәмнәре, эшләргә дә, сәхнәдә чыгыш ясарга да вакыт тапканнары өчен рәхмәт әйтәм. Концерттан соң пенсионерларны чәй табынына җыйдык.

В. ЗАКУЗНИКОВА,

Тәнәй авыл мәдәният йорты мөдире.


Төпкелдәгеләр актив

Бүгенге көнне иң мөһиме – вакытлы басмаларга язылу. Орловка (иң төпкел авылларның берсе) авылында яшәүче биш кеше район гәзитенә бер елга язылды. Калган халык льготалар декадасын көтә. Планны үтәрбез, дип өметләнәм.

О. ОСИПОВА,

Тәнәй авылы почта элемтәсе бүлеге

начальнигы.
Читайте нас: