Уку елы башланганчы Юлдаш мәктәбендә һәм спорт залында ремонт ясалды. Хәзер бинада җылы һәм уңайлы. Монда 31 укучы белем ала. Хәзерге вакытта алар Бөтенрусия мәктәп олимпиадаларында катнашып, белемнәрен тикшерә.
Коры Изәк авылы мәдәният йортында урындагы башлангычларга ярдәм программасы буенча ремонт бара. Эшләрнең бер өлеше башкарылган да инде, эшчеләр намуслы хезмәт сала. Корыизәклеләр мәдәният йортының матурлануын күреп шатлана. Кышка ул эшли башлар һәм традиция буенча, авыл мәдәният йорты авыл халкын төрле бәйрәм һәм чараларга җыяр, дип өметләнәләр.
Сентябрьдә районда 11 сабый туган. Шунысы кызыклы, узган елны да көзнең тәүге аенда шулкадәр үк сабый туып, ата-анасын шатландырган булган. Быел 9 пар никахка кергән, бу 2016 елның шушы чорына караганда биш парга артык.
- дип аталды Республика көнен бәйрәм итәр алдыннан Федоровка 1нче мәктәбендә үткән кызыклы хәбәрләр сәгате. Укучылар төбәктә булган әһәмиятле, чагу вакыйгалар белән танышты. Ә туган Башкортстан буенча әдәби-экологик сәяхәттә балалар туган ягыбызның истәлекле урыннары, хозур почмаклары белән танышты.
Бүген Федоровка 2нче мәктәбенең 11 сыйныф укучылары өчен Марина Цветаеваның 125 еллыгына багышланган “Душа, незнающая меры” темасына әдәби дәрес узачак. Чараны район үзәк китапханәсендә үткәрү планлаштырылган. Дәресне китапханәче Р. Г. Зәбирова үткәрәчәк.
Район хуҗалыклары басуларында җир сөрү эшләре дәвам итә, азатлылар алда бара (1950га сөрелгән).
Барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә диярлек көнбагыш җыя. “Нива” җәмгыяте аграрийлары гектарыннан 18 ц уңыш алды.