+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
27 октябрь 2017, 11:29

Кинога чакырабыз

Киләсе атнада район мәдәният йортының яңартылган кинозалын ачу көтелә.

Кинога чакырабыз

Киләсе атнада район мәдәният йортының яңартылган кинозалын ачу көтелә.

Район мәдәният йорты кинозалларны модернизацияләү программасында катнашты һәм 5 миллион сум күләмендә грант отты. Киләчәктә тамашачылар уңайлы кәнәфиләргә утырып, 3D форматта кино карый алачак. Барыгызны да кинога чакырабыз.

Хәвефсезлек -тәү чиратта

Районның барлык белем бирү учреждениеләрендә 4 октябрьдән 4 ноябрьгәчә гражданлык оборонасы буенча айлык узачак. Бу чорда гадәттән тыш хәлләр, сулыкларда хәвефсезлек, янгын хәвефсезлеге һәм террорчылык һәм экстремизм хәвефе буенча сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр, лекцияләр үткәреләчәк.

Социаль ярминкә

Фёдоровканың Гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге тарафыннан 2017 елның ноябрендә социаль ярминкә оештыру планлаштырыла. Теләге булганнар юристлардан бушлай консультация алала. Социаль яклау һәм муниципаль район хакимияте белгечләре авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр белән әңгәмәләшәчәк, шулай ук мохтаҗларның башка сораулары буенча консультация бирәчәк.

Йөз процентлы сыйфат

Бөтенрусия тикшерү эшләре кысаларында, Яңа Явыш мәктәбенең икенче сыйныф укучылары министрлыктан җибәрелгән биремнәрне бик яхшы эшләгән. Сыйфат 100% тәшкил иткән.

Кагыйдәләрне үтәгез

Балаларның юлда имгәнүен профилактикалау, балалар катнашлыгында юл-транспорт вакыйгалары санын киметү һәм балигъ булмаганнар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү максатыннан, 2017 елның 23 октябреннән 10 ноябренәчә республика һәм Федоровка районы территориясендә “Игътибар - балалар!” профилактик чарасы уза.

БСТда – призлар уйнату

2-3 ноябрьдә “Сәләм” программасында туры эфирда “Башкортстан Республикасы” нәшрият йортының 2017 елның икенче яртыеллыгына язылучылар арасында призлар уйнатылачак.

Яңача больничныйлар

Мәләвез шәһәрендә республиканың страховкалаучылары белән электрон сервислар аша социаль страховкалау мәсьәләләре, шул исәптән “Эшкә яраксызлык буенча электрон кәгазь” проектын тормышка ашыру буенча зональ семинар-киңәшмә узды. Безнең район бюджет оешмаларының баш бухгалтерлары, эшкә яраксызлык кәгазьләре буенча исәп алып баручы бухгалтерлар, программистлар – барлыгы 24 кеше катнашты.

Гәрәй ХАЛИТОВ

әзерләде.
Читайте нас: