+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
3 ноябрь 2017, 13:19

Уңыш җыеп алдылар

Үткән атнада М. В. Фрунзе исемендәге кооперативта көнбагыш җыю тәмамланды. Хәзер майлы культураны эшкәртү һәм сату белән мәшгульләр. Ике машина тәүлек әйләнәсенә чималны Маячный заводына ташый.

Уңыш җыеп алдылар

Үткән атнада М. В. Фрунзе исемендәге кооперативта көнбагыш җыю тәмамланды. Хәзер майлы культураны эшкәртү һәм сату белән мәшгульләр. Ике машина тәүлек әйләнәсенә чималны Маячный заводына ташый.

“Казчылык интеграциясе”

Язын “Башкорт казы” җәмгыяте шушы программа буенча халыкка үстерүгә 2500 баш кош тапшырган иде. Хәзер предприятиедә казлар сугымы башланды. Моның өчен уннан артык эшсез граждан җәлеп ителде.

Сәнгать һәм музыка дөньясында

Балалар сәнгать мәктәбендә укучылар беренче чирек зачетларын уңышлы тапшырды. Быел Федоровка, Бала-Чытырман һәм Новоселка авылларында йөздән артык бала музыка сыйныфларына йөри. Алар “Фортепьяно” музыка сәнгате яки гомуми белем бирү (халык, тын уен кораллары, хорда җырлау, фортепьяно, курай, бию сәнгате) өлкәсендә өстәмә һөнәри программа үтә.

Өйдә рәхәтрәк

Федоровка 1нче мәктәбе каршындагы интернатта 35 укучы яши. Балаларның күпчелеге Әтәч һәм Веселовка авылларыннан. Монда яшәү шартлары өйдәгегә тиңләштерелгән. Өч тапкыр кайнар аш белән тәэмин итү каралган, көн тәртибе укучылар таләбен исәпкә алып төзелгән. Укудан буш вакытларында укучыларның күпчелеге өстәмә занятиеләргә, төрле түгәрәкләргә, факультативларга йөри.

Статистика аптыратырлык

ЗАГС бүлеге хәбәр итүенчә, октябрьдә биш сабый дөньяга килгән. Соңгы айда шулкадәр үк яңа гаилә корылган. Кызганычка каршы, статистикадан күренүенчә, районда демографик хәл начарая. Чагыштыру өчен, узган елның шушы чорында сигез пар никахлашкан, 14 сабый туган булган.

Эш яшьтә түгел

Ветеран-шахматчылар җыелма командасы “Бердәм Русия” сәяси партиясе призына тиз шахматлар буенча БР беренчелегендә катнашты. Ярышлар 28-29 октябрьдә Стәрлетамак шәһәрендә узды. 80 һәм өлкәнрәк яшь категориясендә Балыклы авылыннан Рәшит Хәбибуллин 1 урын яулады. Катнашучылар авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм район ветеринария станциясе җитәкчелегенә ярдәмнәре һәм транспорт бүлгәннәре өчен рәхмәтле.

“Русиядә эш” порталында

эш бирүчеләр персоналларны үзаллы эзли һәм сайлый, шулай ук буш ваканцияләр турында мәгълүмат өсти ала. Эшсезләр, үз чиратында, резюме урнаштыра ала. Порталда мәгълүмати бүлек бар, монда теге яки бу төбәкләрдә кулайлы торак, хезмәт хакы, инфраструктура объектлары турында белергә мөмкин.
Лилия ХӘМИДУЛЛИНА

әзерләде.
Читайте нас: