+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
20 апрель 2018, 11:43

“Көтмәгәндә өйгә шатлык килде”

9 апрельдә “Сәләм” тапшыруында туры эфирда урындагы һәм республика басмаларының берсенә 2018 елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында “Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты суперпризлары уйнатылды. Суперприз отучы бәхетле әбунәчеләр арасында якташыбыз – Тәнәй авылыннан Борисова Марина Витальевна да бар, ул планшет отты! Бу яңалыкны аңа редакция хезмәткәрләре хәбәр итте. Моңа ул бик шат – күпме тапкырлар приз уйнатуларда катнашса да, отышы тәү тапкыр.

Марина Витальевна 16 ел инде “Рябинушка” балалар бакчасында тәрбияче булып хезмәт сала. Ире Петр Евгеньевич Себер якларында эшләп йөри. Кызлары Ксения быел Уфада медицина университетын, уллары Никита – Федоровка 2нче мәктәбен тәмамлый. Тырыш яшь гаилә иркен йортта яши, зур хуҗалык тота. Шәхси ихатада сыер, сарыклар, кош-корт асрыйлар, бакча һәм умартачылык белән шөгыльләнәләр.

- “Ашкадар таңнары”н без яратып укыйбыз. Бик кызыклы һәм файдалы гәзит. Балалар өчен дә махсус бите бар, өлкәннәр өчен дә кирәкле мәгълүмат күп. Тик менә программа гына тулы бер бит ала, аның урынына башка укымлы мәкаләләр басылса иде. Редакция коллективына уңышлар, мавыктыргыч һәм үзенчәлекле мәкаләләр, тиражның артуын телибез, - диләр Борисовлар.

Бу тату гаилә “районка”ны гомере буена алдыра. Һәм әлеге приз тугрылыклары өчен лаеклы бүләк.


Алсу ТӘТЕГӘЧЕВА.

Гәрәй ХАЛИТОВ фотосы.
Читайте нас: