Кичә Уфада мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре арасында Бөтенрусия фәнни-гамәли конференция узды. Анда безнең педагоглар да катнашты. Тәҗрибә уртаклашу, осталык дәресләре, проблемалар турында фикер алышу, бу хәлләрдән чыгу тәкъдимнәре – болар барысы да балалар бакчалары хезмәткәрләре эшчәнлеге сыйфатын күтәрүгә ярдәм итәчәк.