+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
11 Май 2018, 11:49

Җиңү өчен

Җиңү өчен

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73нче еллыгын бәйрәм итәр алдыннан, 8 майда, илебезнең күп кенә авыл-шәһәрләрендә автопробеглар оештырылды. Фёдоровкалылар да калышмады. Район хакимияте каршындагы яшьләр эшләре һәм спорт комитеты тәүге тапкыр оештырган автоколонна үз хәрәкәтен район мәдәният йорты каршындагы мәйданнан башлады.

РФ, «Бердәм Русия» байраклары беркетелгән, салоннары Георгий тасмасы белән бизәлгән ун машина, шул исәптән, безнең редакция машинасы Фёдоровка-Коралачык юлына чыкты. Авылда билгесез солдатка һәйкәлнең киртәләп алынган территориясендә безне ваемсыз булмаган кешеләр: Коралачык авыл советы авыл биләмәсе хакимияте, мәдәният учреждениеләре вәкилләре, мәктәп укучылары һәм башкалар көтә иде. «Балаларыбыз беркайчан да сугыш күрмәсен, һәр туган таңга шатланып, тынычлыкта яшәсен», - шушы авылда яшәүче бердәнбер ветеран Муллагомәр Мусинның күз яшьләре аша җиткергән теләге шушы булды. Бабай 1924 елда туган, өлкән яшьтә булуына карамастан, район ветераннар Советы рәисе Михаил Куропаткин белән шаярып сөйләшеп торуы күзгә ташланды. Канкойгыч сугышны үтеп тә оптимист булып калу – соклангыч. Артабан да ветеранны рух көчлеге, сәламәтлек ташламасын. Якынлашып килүче бәйрәм белән Михаил Давыдович һәм Коралачык авылы ветераннар Советы рәисе Рәфис Абдуллин котлады. Соңыннан һәйкәлгә чәчкәләр салдылар.

Аннан соң Балыклы авылына киттек. Анда да безне җылы каршы алдылар. Җыелганнарның һәрберсенең үз кайгысы: кемдер якын кешесен югалткан, кара кәгазь алган, хәбәрсез югалу турында хәбәр алган… Автопробег чикләрендә солдатка һәйкәл янында балыклылылар ничек җыелмасын?! Җиңү көне белән авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Әслам Хәбибуллин, хәрби комиссариат вәкиле Гафур Фәйзуллин, Михаил Куропаткин котлады. Укучылар шигырьләр укыды. Монда да һәйкәлгә чәчкәләр салып, һәлак булганнарны искә алдылар.

Автопробег Бала Чытырман авылында тәмамланды. Анда катнашучылар мемориалга чәчкә салды. «Дәү әтиләребез, дәү әниләребез, Бөек Җиңүне якынайтуга бар көчен салган кешеләр исән чакта алар белән аралашыгыз, тормышлары турында тулырак мәгълүмат алып калыгыз. Ватаныбызның горурлыгын һәм данын саклап калганнар белән горурланыгыз», - диделәр яшь буынга мөрәҗәгатьләрендә авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Гадил Нигъмәтуллин, Михаил Куропаткин, Гафур Фәйзуллин.

Автомобиль түбәләре өстендә җилфердәгән зур байраклар авыл үзәге, башка авыллар халкының игътибарын җәлеп итте. Кызыксыну барлыкка килгәндер, дип уйлыйм. Киләчәктә акция Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алырга теләгән күбрәк кешене берләштерер, дигән өмет бар.

Әйткәндәй, тәүгеләрдән булып автопробегта катнашырга Әкъсән Акчурин җитәкчелегендә Район балалар һәм үсмерләр туризмы һәм экскурсияләр станциясенең «Истоки» крайны өйрәнү берләшмәсе әгъзалары теләк белдергән. Балалар якыннарының портретлары белән югарыда атап үтелгән авыллар халкы белән очрашуларны бизәде. Димәк, балалар юкка гына крайны өйрәнү белән мәшгуль түгел, аларны Ватанга сөюләре – ихлас, якташларына, сугышны үткәннәргә рәхмәт хисләре – чиксез. Афәрин, балалар, сездән үрнәк алырга кирәк!


Лилия КАНТИМЕРОВА.

Автор фотосы.
Читайте нас: