+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
15 Май 2018, 11:45

Бәхет, шатлык корабында

Бәхет, шатлык корабында

(җыр)

Мәхәббәтле яшьлек язы

Кавыштырды безне бергә.

Күпме еллар, күпме юллар

Бердәмлектә без бу җирдә.

Иңнәр куеп таянырга,

Бирешмичә заманына,

Җайлап кына җилдерик без

Бәхет, шатлык корабында.

Бергәләшеп өйләр өйдек,

Балаларга гомер бирдек.

Җитешсен дип барысы да

Бер алманы бишкә бүлдек.

Иңнәр куеп таянырга,

Бирешмичә заманына,

Җайлап кына җилдерик без

Бәхет, шатлык корабында.

Дога укыр вакыт кына

Һәммәбезнең саулыгына.

Исән булыйк, имин булыйк

Шөкер итик барлыгына.

Иңнәр куеп таянырга,

Бирешмичә заманына,

Җайлап кына җилдерик без

Бәхет, шатлык корабында.

Н. НАРИМАНОВ, Юрматы авылы.
Читайте нас: