+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
15 Май 2018, 11:27

Җир өлгергән, димәк чәчәргә вакыт

Җир өлгергән, димәк чәчәргә вакыт

Шушы кояшлы көннәрдә район аграрийлары туфракта дым кипкәнче чәчеп калырга тырыша. “Азат” җәмгыятенең Югары Явыш бүлекчәсендә күләмле чәчү эшләре планлаштырылган, шуңа күрә азатлылар вакытны бушка уздырмый, өлгергән басуларга бер үк вакытта арпа, бодай һәм көнбагыш чәчә.

Механизаторлар Степан Силяев белән Илһам Алибаев арпа чәчә. Алар «Омичка» чәчкече белән агрегатлаштырылган Т-150 тракторларында хезмәт сала. Басуда калган саламны Денис Асабин тарата. «Омичка» чәчкечле К-700 тракторында Гафур Дашкин 150 гектардан артык мәйданда бодай чәчкән дә инде һәм эшен дәвам итә. «Амазония» чәчү комплексында Илдус Сөяргулов белән Тәлгать Дашкин көнбагыш чәчә. Бу культура 850 гектар мәйданны биләячәк.

Хезмәтләндерүче звено да төгәл һәм бердәм эшли. Юрий Силяев бензовозда ягулыкны вакытында китерә, ә Иван Сальников орлык белән тәэмин итә. Поварлар Наталья Нуйкина белән Татьяна Дашкина механизаторларны тәмле аш белән сыйлый.

Чәчү көндезге сменада, «Ноу-тилл» системасы буенча бара. Бар басуларда да чәчү алдыннан химик эшкәртү үткәрелгән. Шытымнар күренү белән, аны кабаттан үткәрергә планлаштыралар.

Татьяна ЗӘЙНУЛЛИНА.

Роман ПОДПОРИН фотосы.
Читайте нас: