+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
15 Май 2018, 11:39

Төш күрдем

Төш күрдем

(Булган хәл)

Чынлап сөйлим, һич шаяртмыйм,

Аптырыйм мин үзем дә.

Ельцинны күрдем әле мин,

Өндә түгел, төшемдә.

Мәңге ышанырлык түгел,

Ул өйгә килеп керде.

“Привет, Наиль”, - диеп кочаклап,

Бер капчык бүләк бирде.

Борис Николаевич! Вот сюрприз!

Сез кайдан пәйда бүген?

Свердловскийга килгән идем,

Хәл белеп китим дидем.

Менә хәлләр, вот могҗиза,

Түбәм түшәмгә тия.

Мәскәү, Мәскәү, Москоу, Москоу,

Хәзер миңа баш ия.

Наиль, пожалуйста, ди бу,

Син Мәскәүгә барырсың.

Биш министр урыны бушый,

Үзең сайлап алырсың.

Бу сүзләрне ишеткәчтен,

Йөрәк “ЛЕП” итеп куйды.

Менә бит ул – нинди бәхет?

Мин олы терәк тойдым.

Тормышымда зуур поворот,

Күз-башлар томалана.

Ә Николаевич диванда

Йоклый алмый боргалана.

Ябынырга үзе белән

Алып килгән юрганын.

Анда провод, анда кнопка

Связь бирә торганы.

Министрлар урынында

Бер көн дә эшләмәдем.

Капыл уянып киттем дә,

Чүт терсәк тешләмәдем.


Авыл мәшәкатьләре

Бар әле, сиңа әйтәм бит,

Чыгып бозауны кара!

Баядан бирле акыра,

Бөтен дөньяны яра.

Алар инде гел акыра,

Нәрсә тели, кем белә?

Әзрәк соңрак чыгам,

Үтереп йокым килә.

Йокларсың әле төштән соң,

Барып кил син кибеткә.

Ике икмәк һәм бер кетчуп

Алып кайт син әбиткә.

Зур рәхмәт, амин тотам мин:

“Әлһәмдлулләһи ләзи…”

Ашаттың, тамагым туйды,

Мин ни, йокларга әзер.

Һаман бозавың кычкыра,

Ния гел әйттерәсең?

Бар әле чык, суын яңарт,

Печән салып керерсең.

Бер чыкканда бройлерларга,

Куяннарга җим бирәм.

Казларны куып чыгардым,

Инде йокларга керәм.

Әллә күрмәдеңме, син?

Сыер көтүдән кайткан.

Йөгертеп куып итеп куй,

Бүтән кайтмасын, шайтан!

Йокларлык ниятләремне

Коеп, чәчеп беткәнмен.

Шым гына кереп утырдым,

Инде кичләр җиткән бит.

Авыл мәшәкатьләренә

Яздым әле мәдхия:

Шәһәрләр авылны мактый,

Авыл шәһәрне сөя.

Наил Нариманов, Юрматы авылы.
Читайте нас: