+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
28 Май 2018, 13:47

Элекке агроном

Василий Ермолаев (рәсемдә) үзен эшкуарга караганда күбрәк фермермын, дип саный. Берничә ел Василий Владиславович Калинин исемендәге колхозда агроном булып эшләгән, аннары “Солод” җәмгыятенә күчкән. Бу хуҗалыкның җитәкчесе аңарда эшкуарлык сәләтен күреп калып, үз бизнесы белән шөгыльләнергә киңәш иткән.

Тәүге чорда җиңелдән булмый аңа. Әмма бар авырлыкларны да җиңеп чыга Василий Владиславович. Максатка омтылучанлыгы, ныкышмалылыгы һәм эшсөярлеге бизнесының ныклы аякка басуына булышлык итә. Башта эшкуар 90 га мәйданда бөртекле һәм техник культуралар чәчеп, уңышын сата. Акрынлап чәчү мәйданын арттыра. Мал һәм кош-корт өчен катнашазыкка сорауны исәпкә алып, эшкәртү белән шөгыльләнергә тәвәккәлли. Моның өчен гранулланган катнашазык җитештерү җиһазы сатып ала, аны хәзерләү технологиясен камиллектә үзләштерә. Берничә ел эшләү дәверендә кулланучылар базарында үзен күрсәтеп өлгерә. Эшкуар үзенең мини-заводында чыгарган продукцияне районда һәм аңардан читтә дә яхшы алалар. Республика агросәнәгать комплексы системасында озак еллар фидакарь хезмәте өчен Василий Ермолаев Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Бизнесменның ел әйләнәсенә заказлары бар, бигрәк тә язгы-җәйге чорда. Эшкуар авыл халкы һәр ихатада диярлек асраган чебеш-бәбкәләр, күркә чебешләре өчен җитештерә ич ул катнашазыкны. Бодай, арпа һәм люпинны вакытында чәчеп бетерү өчен ашыгырга, заказчыларга продукцияне вакытында илтеп җиткерергә кирәк. Ә анда уңыш җыяр мәл дә килеп җитәчәк.

Мондый тырышлык, эшкә кызыксыну белән үзеңне фермер дип тә, эшкуар дип тә атап буладыр. Иң мөһиме, бизнес кына үсешсен, яңа эш урыннары булдырылсын, район икътисады яхшырсын.

Татьяна ЗӘЙНУЛЛИНА.
Читайте нас: