-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
28 Май 2018, 13:41

Китапханәче булу – аның билгеләнеше

Халыклар гасырлар буена иң кадерле рухи хәзинә итеп санаган, башка буыннарга тапшыру өчен үзләренең белемнәрен, тәҗрибәсен язып барган йөзләгән, меңләгән китаплар кайда саклана? Әлбәттә инде, китапханәләрдә. 27 май – Гомумрусия китапханәләр көне алдыннан сүзебез Динес авылы китапханәчесе, үз эшенә чын-чынлап бирелгән Миңнур Әдиһәмова турында булыр.Бала чагында ул татар һәм рус әдәбияты әсәрләрен укырга ярата, күбрәк классикага өстенлек бирә. Бу сөюне аңарда укытучы Әлфия Кашап кызы Хамматова һәм әтисе тәрбияли. Мөхәммәтфәез Хәмит улы әле дә төрле китаплар һәм журналлар укый, кызының яңа килгән басмаларны алып кайтуын сорый.
Шуңа да Миңнурның кече яшьтән үк китапханәче, я булмаса филолог булырга хыял итүенә гаҗәпләнәсе түгел. 1981 елда яшь кызның хыялы тормышка аша – Уфа химия-кәгазь техникумының китапханә эше буенча курслары студенты булып китә.
1983 елда район китапханәсенең уңайлы уку залы килгән һәркемгә теләгән китабын бирергә әзер торган, укучы зәвыгы буенча төрле кызыклы китаплар тәкъдим иткән кунакчыл хуҗабикәле була. “Белемнәремне практикада кулланырга өйрәткән китапханәнең элекке мөдире Юлия Порфирьевна Галышевага чиксез рәхмәтлемен”, - ди әңгәмәдәшем Миңнур Мөхәммәтфәез кызы.
Эшендә гаиләсе ныклы тылы була. 1985 елда сыйныфташы, эшчән, лаеклы егет Равилгә кияүгә чыга. 1986 елда Динес авылына эшкә күчә. Тормыш иптәше һәм кызлары Ләйсән белән Римма бүгенге көндә дә ныклы терәге булып торалар. Икесе дә үз ярларын тапканнар, тормышка чыкканнар, ә Әдиһәмовларның оныклары – аларның тагын да зуррак сөенече. Тату гаиләсе Миңнур апаның эшенә һәрвакыт аңлап карый, чөнки аңа еш кына эшендә тоткарланырга туры килә. Клуб хезмәткәрләре белән чаралар үткәрәләр, китапларга күзәтү, күргәзмәләр оештыралар. Шулай ук ул спектакльләрдә актив катнаша, матур итеп бәйрәмнәр алып бара һәм төрле рольләрне оста башкара.
Мин дә авылыбыз китапханәчесенә, кайчандыр аның үзе кебек, көнләшеп карадым. “Көннәр буена киштәләрдәге кызыклы китапларны укый ала, вакытлы басмалар белән иң тәү ул таныша. Ерактан ук яңа басылган китап исе үзенә тартып тора”, - дип уйладым мин. Әмма күп китапханәләрдәге кебек проблема да бар икән. Бу – бинаның җылытылмавы. Һәм дә инде Миңнур апа кебек эшеңне шәхси теләкләреңнән өстенрәк куйган кеше булмасаң, мондый шартларда эшләү мөмкин түгел.
Хәзерге китапханә - китап-журналлар саклау урыны гына түгел, монда тормыш “кайнап тора”. Һәр китапханәче дә вакыт белән бергә атларга, яңа технологияләрне куллана белергә тиеш. Өч еллап элек Миңнур апага компьютер биргәннәр, кызы Римма ярдәмендә аны тиз арада үзләштергән, хәзер инде эшләве дә кызыклырак - Интернеттан эш өчен нинди мәгълүматны да табарга була.
Коммуникабельле, грамоталы, әдәпле бу ханым олысы белән дә, кечесе белән дә уртак тел таба. Килүчеләргә уңайлылык тудыру, аларны китап укуга, фантазия һәм хыяллар дөньясына җәлеп итү бурычын уңышлы башкара.
Хезмәттәшләренә Китапханәләр көне алдыннан Миңнур апа сәламәтлек, рәхмәтле укучыларының күбрәк булуын, кызыклы ачышлар, файдалы белемнәр, тормышларында матур вакыйгалар теләде. Ә аның үзенә без һөнәри бәйрәме һәм якынлашып килгән 55 яше уңае белән арытабан да эшенә иҗади, яратып каравын, һәрчак күтәренке кәефтә булуын телибез.
Лилия КАНТИМЕРОВА.
Читайте нас: