+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
28 Май 2018, 13:39

Һәр аяз сәгатьне файдаланалар

Иртә таңнан караңгыга кадәр М. В. Фрунзе исемендәге кооператив басуларында тракторлар гүләве тынмый. Барлык чәчү звенолары һәр аяз сәгатьне файдаланып, оператив эшли. Механизаторлар төшке ялга, агрегатларны орлык һәм техниканы ягулык белән заправкаларга гына кыска вакытка тукталып, сабан һәм техник культуралар чәчә.

Фрунзелеләр чәчү кампаниясе финишына якынайды инде. Тәүгеләр исәбендә солы, арпа, борчак, нут һәм вика чәчтеләр. Зур булмаган мәйданга бодай чәчәсе калган. Фотохәбәрчебез белән без 17 майда көнбагыш чәчелгән басуда булдык. Тракторларның бердәм рәвештә кара җир буйлап баруын ерактан ук күрдек. Басу кырына җиткәч, механизаторларның техниканы беразга туктатып торып, эшләрнең ничек баруы турында сөйләүләрен сорадык.

Хәмзә Кантимеров, Хөсәен Сабитов һәм Алексей Иванов техник культуралар чәчүнең барлык нечкәлекләрен дә беләләр, бу җаваплы эшне беренче ел гына башкарулары түгел. Хәмзә Габбас улы һәм Хөсәен Хәертдин улы хуҗалыкта кырык елга якын хезмәт салалар, икесе дә лаеклы ялга җыеналар. Алексей Константинович тракторга 12 елдан артык идарә итә. Тимер “атларын” басуга алып чыгуга үзләре әзерлиләр. Моны оста һәм намуслы башкаралар, шунлыктан аларның звеносында техника ватылып, туктап тору булмый диярлек.

-Быел чәчүгә соңлабрак чыктык, әмма эшне вакытында тәмамлаячакбыз, - диделәр алар. – Бүген көнбагышны чәчеп бетереп, кукурузга күчәчәкбез, аннан инде шытымнар да күренәчәк, рәтара эшкәртүгә тотыначакбыз. Быел кар аз булды, туфрак коры, чәчүдән соң яңгырлары да булсын иде, - дип теләделәр алар.


Татьяна ЗӘЙНУЛЛИНА.
Читайте нас: