“Җәйнең барлык җилкәннәрендә”- табышмаклар акланы үтәчәк, балалар табышмаклар әйтешәчәк һәм вакытларын файдалы итеп үткәрә алачак. Шушы көннәрдә балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Ашкадар” балаларны сәламәтләндерү лагеренда “Җәй” планетасында Китап укучылар утравы” дип аталган конкурс-уен программасы үткәрәчәк. Монда балаларны мавыктыргыч викториналар, кызыклы табышмаклар, күңелле уеннар көтә.