+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
8 февраль 2019, 10:52

Дәүләт ярдәме алга әйди

1 миллион 300 мең сумлык грант исәбенә Илнур Сираҗетдиновның фермер хуҗалыгы янә 37 баш токымлы терлек белән тулыланган.

“Сираҗетдинов” фермер хуҗалыгында беренче тапкыр гына булуыбыз түгел. Заманында, ерак 1993 елда, ягъни илдә һәм республикада фермерлык хәрәкәте башланып торган гына чорда, аңа Федоровка районында тәүгеләрдән булып булдыклы ир-узаманы Гайса Сираҗетдинов нигез салган. Шул рәвешле хуҗалык ике дистә елга якын ит терлекчелеге белән шөгыльләнде һәм бу юнәлештә районда мөһим җитештерү предприятиеләренең берсенә әверелде.


Сөт терлекчелегенә дәүләт дәрәҗәсендә игътибар артканнан соң, 2013 елда хуҗалык бу юнәлешне дә үзләштерә башлады. Ни аяныч, Гайса Сираҗетдиновка барлык ниятләгәннәрен дә тормышка ашырырга язмады, 2014 елда ул бакыйлыкка күчте. Шул рәвешле әтисе башлаган эшне дәвам итү фермерлык эшендә баштан ук аның төп терәге һәм уң кулы булган улы Илнур Сираҗетдиновка калды. Һәм соңгы биш елда “Сираҗетдинов” фермер хуҗалыгының бу юнәлештә зур уңыш-казанышларга ирешүен исәпкә алганда, әтисенең дә рухы тынычтыр, дияргә кирәк.

—Бүген инде хуҗалыкта савым сыерлары саны йөз баштан артты. Шул рәвешле көн саен Мәләвез сөт заводына бер тоннадан күбрәк продукция тапшырабыз. Әле сыерларның бозаулау чоры. Ул тәмамланганнан соң, тәүлеклек савым 1,5 тоннага җитәчәк. Ягъни продукция җитештерү күләме дә, шуңа ярашлы керемнәребез дә сизелерлек артачак, — диде, хуҗалыкта эшләр торышы белән таныштырып, Илнур Сираҗетдинов.

Бу җәһәттән узган ел хуҗалык өчен мөһим вакыйга белән билгеләнгән. Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан терлекчелекне үстерү буенча тормышка ашырылучы программа кысаларында хуҗалыкка 1 миллион 300 мең сум күләмендә грант бирелгән. Әлеге акча исәбенә сыер көтүе 37 баш токымлы тана белән тулыланган. Бүген алар бозау китереп, хуҗалык җитештергән сөт продукциясенә үз өлешен кертә башлаган да инде.

— Республика һәм район җитәкчелегенең ярдәмен даими тоеп торабыз. Әлбәттә, бу яңа башлангычларга дәртләндерә, алга әйди. Шунлыктан, киләчәктә тармактагы башка юнәлешләрне үзләштерү турында да уйланабыз, — ди һәрдаим алга карап эш итүче фермер Илнур Сираҗетдинов.

Әйткәндәй, ул былтыр гына моңа кадәр арендалаган бер ферма бинасын үзенә сатып алган. Әлегә аренда шартларында файдаланган калган ике бинаны да киләчәктә кулга төшерү теләге. Аларны карап, төзекләндереп тота. Мәсәлән, арендада булган бер ферма бинасына узган елда гына 60 мең сумлык евротәрәзәләр куйдырткан. Маллар саны артуга бәйле җир мәйданнарын да сизелерлек зурайтырга ниятли Илнур Сираҗетдинов. Моңа кадәр ул 670 гектарда авыл хуҗалыгы культуралары үстергән булса, язын 300 гектарга күбрәк мәйданда чәчмәкче. Ә җир эшкәртү өчен фермерның техник куәтләре җитәрлек. Бу җәһәттән моңа кадәр хуҗалык йөген тартып барган ике “Беларус”, бер “Т-150”, бер “ДТ-75” тракторлары, “ГАЗ”, “ЗИЛ”, “КамАЗ” йөк машиналары янына былтыр гына сатып алынган прицеплы “КамАЗ”, роторлы чапкыч һәм басуларны химик эшкәртү агрегаты өстәлгән.

— Терлекчелектән тыш, киләчәктә үсемлекчелек белән дә ныклап шөгыльләнергә исәп. Шулай ук ябык грунтта яшелчә үстерүдә дә үз көчебезне сынап карау теләге бар, — ди Илнур Сираҗетдинов.

Бу уңайдан булдыклы фермерга барлык башлангычларында да уңышлар юлдаш булсын дигән теләктә калыйк. Чөнки аграр тармакның да, гомумән, авылларның да киләчәге Илнур Сираҗетдинов кебек эшлекле ир-узаманнар кулында.

Илдар Фазлетдинов.

Федоровка районы."Кызыл таң"нан.
Читайте нас: