2019 елның 21 мартында Федоровкада тәүге “Инвестсәгать” үтте. Анда муниципалитет территориясендә тормышка ашыруга планлаштырылган ике проектны карадылар. Беренчесе Динес авыл советында бал җитештерү һәм эшкәртү булса, икенчесе – Пугачев авыл советында сөт җитештерү һәм эшкәртү. Очрашу барышында инвесторлар тарафыннан бирелгән сораулар җир участокларын дөрес һәм законлы рәсмиләштерү булды.