+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
29 март 2019, 16:00

Ярминкәнең ассортименты бай булды

Бу кояшлы язгы көндә авыл хуҗалыгы ярминкәсенең ассортименты бик бай булды.Динеслеләр, батырлылар, федоровкалылар, старомихайловкалылар сөт, каймак, эремчек, йомырка саттылар.

Бу кояшлы язгы көндә авыл хуҗалыгы ярминкәсенең ассортименты бик бай булды.

Динеслеләр, батырлылар, федоровкалылар, старомихайловкалылар сөт, каймак, эремчек, йомырка саттылар.

Ит прилавкалары янында кеше күп иде. С.Ф. Насыйровның “Ясаклы” крестьян-фермер хуҗалыгы сарык ите, покровкалылар һәм явышлылар дуңгыз ите белән сәүдә итте. Динеслеләр, акбулатлылар, федоровкалылар, явышлылар сыер малы, үрдәк, каз ите алып килгән иде.

“Гермес” кулланучылар кооперативы сатучылары камыр ризыклары тәкъдим итте. Гадәттәгечә, “Балык” балыкчылык хуҗалыгы” сәүдә ноктасы янында чират барлыкка килде. Балачытырманлылар сатуга бер тонна тере карп балыгы алып килгән. Фураж, катнашазык, арпа, көнбагышны “Урал”, “СП Юрматы”, “Нива”, “Маяк” җәмгыятьләреннән алырга мөмкин булды. Өчбүләк авылыннан фермер Илнур Сиразетдинов ярминкәгә печән алып килгән иде.

Татьяна Зәйнуллина.
Читайте нас: