+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
2 апрель 2019, 16:30

Безнең сылукай финалга үтте!

Уфада “Сылукай-2019” башкорт сылукайлары Ачык Республика конкурсына кастинг булды. Аның нәтиҗәләре буенча финалга 11 кыз үтте. Алар арасында безнең районнан катнашучы Сәлимә Солтангулова да бар. Сәлимә Бала Чытырман авылы кызы. Әлеге вакытта ул Башкорт дәүләт университетының тәүге курсында белем ала.

Уфада “Сылукай-2019” башкорт сылукайлары Ачык Республика конкурсына кастинг булды. Аның нәтиҗәләре буенча финалга 11 кыз үтте. Алар арасында безнең районнан катнашучы Сәлимә Солтангулова да бар. Сәлимә Бала Чытырман авылы кызы. Әлеге вакытта ул Башкорт дәүләт университетының тәүге курсында белем ала.Кастинг өч этаптан торды: катнашучыларның үзләре белән таныштыруы, иҗади номер һәм дефиле. Жюри әгъзалары кызларның матурлыгын гына түгел, башкорт телендә матур итеп сөйләшә белүләрен, туган мәдәниятләре турында белемнәрен дә тикшерде. Конкурсның финалында 12 кыз катнашачак. 12нчесе “Мәскәү сылукае-2019” конкурсы җиңүчесе булачак. Аның исеме 7 апрельдә Гала-концертта билгеле булачак. Ә хәзер кызларны репетицияләр, фотосессияләр, Башкорт спутник телевидениесенең “Сәлам” иртәнге күңел ачу программасында күрсәтеләчәк телекөндәлекләр төшерү көтә.Конкурсның Гала-концерты 27 апрельдә “Башкортстан” Дәүләт концерт залында үтәчәк, республиканың төп гүзәленең исеме нәкъ шунда билгеле булачак.
Ә без Сәлимәгә уңышлар телибез!
Читайте нас: