+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
16 апрель 2019, 15:52

Селивёрстовларның гаиләсе приставка сатып алуларына шат

Башкортстан халкы бүгеннән 20 каналны бушлай карый ала. Кирюшкинодан Елена һәм Андрей Селивёрстовлар ел башында телевизион приставка сатып алган. Әйткәндәй, күпбалалы гаилә районда беренчеләрдән булып приставка өчен компенсация алган.

Башкортстан халкы бүгеннән 20 каналны бушлай карый ала. Кирюшкинодан Елена һәм Андрей Селивёрстовлар ел башында телевизион приставка сатып алган. Әйткәндәй, күпбалалы гаилә районда беренчеләрдән булып приставка өчен компенсация алган.

Яңа җайланмага барыннан да бигрәк биш яшьлек Вероника шатланган. Ул Барбоскиннар турында мультфильмнар карарга ярата. Аның апасы Анжелика белән абыйсы Роман фильмнар, телесериалларга һәм танып-белү тапшыруларына өстенлек бирә. Әниләре Елена буш вакытларында кулинариягә кагылышлы программалар караса, әтиләре Андрей мәгълүмати тапшырулар карарга ярата. Телевизор карарга күрше кызлары – Ангелина белән Дарина да керә. Балалар төрле каналларны бергәләп карый. Бу алар өчен күңел ачу чарасы гына түгел, ә тирә-як дөньяны өйрәнү, үзаңны үстерү мөмкинлеге дә.

- Без IР тоташтырган идек, ләкин ватылган чаклары да булды, район үзәгеннән ерак яшәү сәбәпле, аны ясату авырга туры килә иде. Ә приставка безнең өчен бик уңайлы, чөнки абонет түләвен дә түлисе юк, - дип шатлана гаилә башлыгы Андрей Исаевич. Әйткәндәй, пристака сатып алу да аның карары. Аны тоташтыргач, бер тапшыруда Башкортстан Республикасы башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның пенсияләренә федераль социаль өстәмә түләү алучы пенсионерларның һәм балага ай саен пособие алучы күпбалалы гаиләләрнең приставка сатып алганда дәүләт ярдәме ала алулары турында белгәннәр.

- Приставканың бәясе дә кыйммәт түгел һәм компенсация алу да авыр булмады. Февраль башында без заявка бирдек, ә март башында инде 1000 сум күләмендә компенсация алдык, - дип сүзен дәвам итте Елена Николаевна.

Бу күркәм гаиләдә һәркемнең үз мавыгуы, шөгыле бар. Приставка аларга ял көннәрен файдалы үткәрергә, белемнәрен арттырырга, илдә һәм дөньяда булган вакыйгалар белән танышырга мөмкинлек бирә.

Татьяна ЗӘЙНУЛЛИНА.

Роман ПОДПОРИН фотосы.

“Приставка – шәп нәрсә!”- дип саный өлкәннәр дә, балалар да.
Белгеч комментарие

Валерия Алтухова, мәгълүмати-консультация үзәге каршындагы милек мәсьәләләре буенча консультант:

- “Цифрка”га күчүне бүгеннән хәстәрләргә кирәк. Чөнки аналог форматындагы федераль телеканаллар программасы 3 июннән күрсәтелмәячәк. Ягъни, мәсәлән, “Русия” яки НТВ телеканалы урынына кара экран чыгуы ихтимал. Цифрлы телетапшырулар күрсәтү каралган зоналарда яшәүчеләргә приставка сатып алган өчен бер мең сум күләмендә компенсация алу мөмкинлеге бирелә. Документларны Республика халыкка социаль ярдәм үзәкләренә дә, яшәгән урыныгыз буенча МФЦ офисларына тапшырырга да мөмкин. Безнең районда: Федоровка авылы, Ленин урамы, 44 йорт адресы буенча. Компенсация өчен документларны 2019 елның 1 гыйнварыннан 25 декабренәчә сатып алынган приставка өчен бирергә мөмкин. Цифрлы эфир телевизион тапшырулар тапшырылмаган зонада яшәүчеләр һәм ике льготник категориясенә керүчеләр өчен республика бюджеты акчасына спутник телевизион җиһаз сатып алып урнаштыру каралган. Шушы хезмәтне алу өчен бу җиһазны сатып алу һәм урнаштыру өчен яшәгән урыныгыз буенча авыл советына яки Федоровка районы хакимиятенә (төзелеш бүлеге) гариза бирергә кирәк. Гаризалар 2019 елның 3 июненәчә кабул ителә.
Компенсация алуга республикада 700дән артык гариза кабул ителгән, республика бюджетыннан 200гә якын кеше компенсация алган. Спутник телевидениесе урнаштыруга 4 мең заявка кабул ителгән, 800дән артык комплект урнаштырылган.
Читайте нас: