+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
18 апрель 2019, 15:33

Федоровка районы Бала Чытырман авылында МФЦ территориаль аерымланган структуралы подразделениесе ачыла

2019 елның 25 апрелендә Федоровка районы Бала Чытырман авылында Совет урамы, 11нче йорт адресы буенча урнашкан Авыл биләмәсе хакимияте бинасында Күпфункцияле үзәкнең яңа территориаль аерымланган структуралы подразделениесе ачылачак.

2019 елның 25 апрелендә Федоровка районы Бала Чытырман авылында Совет урамы, 11нче йорт адресы буенча урнашкан Авыл биләмәсе хакимияте бинасында Күпфункцияле үзәкнең яңа территориаль аерымланган структуралы подразделениесе ачылачак.Бала Чытырман подразделениесенә Федоровка авылындагы “Минем документлар” үзәге аша күрсәтелгән барлык хезмәтләр артыннан да мөрәҗәгать итергә мөмкин булачак, ә бу барлыгы 290 дәүләт һәм муниципаль хезмәт. Подразделение ачылу белән шушы һәм якында урнашкан авыллар халкына хезмәтләр алу тагы да уңайлырак булачак.Хезмәтләр исемлеге белән безнең рәсми сайтта “Хезмәтләр” бүлегендә Федоровка авылы МФЦ бүлеген сайлаганда танышырга мөмкин. Гражданнарны тере чират тәртибендә график буенча: дүшәмбе-җомга көннәрендә сәгать тугыздан бергә кадәр кабул итәчәкләр. Алдан язылу кирәкми. Тулырак мәгълүматны +7 (347) 246-55-33 телефоны аша белергә була.
Читайте нас: