+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
22 апрель 2019, 16:16

Юлдаш авылы китапханәсе “Китапханә төне-2019” Бөтенрусия акциясенә кушылды

Бу чара кысаларында балалар белән “Үз кулларыбыз белән маскалар” мастер-классы үткәрелде.

Бу чара кысаларында балалар белән “Үз кулларыбыз белән маскалар” мастер-классы үткәрелде. Алар трафаретлар ярдәмендә маскалар ясады, буяды. “Интеллектуаль мозаика” викторинасында 5-7 сыйныф укучылары тарих, математика, биология, әдәбиятны һ.б. белү буенча сорауларга җавап бирде. Ә кичен “Бар дөнья - театр” әдәби кичәсе үтте, анда тамашачыларны театрның булдырылуы һәм үсеше белән таныштырдылар, инглиз драматургы һәм шагыйре У. Шекспирның әсәрләрен искә төшерделәр. Конкурс-күңел ачу программасында һәркем актер һөнәренә әзерлек үтә алды. “Театральные азы” ярышында шушы тармактагы терминологияне, аның тарихын белү буенча белемнәрен күрсәттеләр. “Дикция тренингында” тизәйткечләр сөйләделәр, ә инде “Мин образга керәм” конкурсында күрсәтелгән интонация белән текстны укырга кирәк булды. Биремнәрне барсы да бик әйбәт башкарды! Юлдашта “Китапханә төне” шәп үтте!
Читайте нас: