+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
23 апрель 2019, 13:50

18 апрельдә Уфада Башкортстанда Татарстан көннәре кысаларында “Тукай моңнары” VI Республика конкурс-фестивале үтте

Чара билгеле татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачудан башланды.

Чара билгеле татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачудан башланды. Татар халкының бөек улы хәзер “Нур” театры каршындагы мәйданны бизәп тора. Аны ачу тантанасында Башкортстан Республикасы башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, язучылар һәм шагыйрьләр, мәдәният һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Һәйкәл ачу – бик мөһим вакыйга. Шушы тарихи бәйрәмдә Кирюшкино авылы мәктәбе 8 сыйныф укучылары Петрова Татьяна Александровна һәм Федорова Ольга Ивановна (җитәкчеләре Вальщикова Татьяна Николаевна) катнашты. Бу тантанадан соң “Нур” театрының кече залында шигырь укучылар конкурсы башланды. Безнең катнашучылар 500 претенденттан сайлап алу (онлайн) турын үткән иде. Финалга үткән укучылар (барлыгы 71) татар, башкорт, рус, чуваш, гарәп, немец, француз, инглиз телләрендә шигырьләр сөйләде. Безнең катнашучылар “Тукай төрле телләрдә” номинациясендә ярышты. Петрова Т.А. 2, Федорова О.И. – 3 дәрәҗә Дипломнар белән бүләкләнделәр. Жюри составында билгеле сәнгать эшлеклеләре, профессорлар, югары уку йортларының фән кандидатлары, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Татарстанның җәмәгать эшлеклеләре бар иде. Конкурс-фестивальне ябу тантанасында “Нур” театры артисты М. Фатыйхов шигърият яратучыларга сәнгатьле уку буенча мастер-класс күрсәтте. Бу көн укучылар хәтерендә озак сакланачак.

С. Вальщиков, Кирюшкин авылы мәктәбе директоры.
Читайте нас: