+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
23 апрель 2019, 11:26

Кирюшкино мәктәбендә ЮХХДИ инспекторы белән очраштылар

Кирюшкино авылы мәктәбендә 10 апрельдә юл хәрәкәте хәвефсезлеге өлкәсендә хокук бозуларны булдырмау максатында ЮХХДИ инспекторы Мөхәммәтҗанов Илшат Вәкил улы белән очрашу оештырылды.

Кирюшкино авылы мәктәбендә 10 апрельдә юл хәрәкәте хәвефсезлеге өлкәсендә хокук бозуларны булдырмау максатында ЮХХДИ инспекторы Мөхәммәтҗанов Илшат Вәкил улы белән очрашу оештырылды.

“Юл-транспорт вакыйгалары яшьләр арасында травматизмның төп сәбәбе булып тора. Бар кеше дә аның мөһимлеген аңламый, тик бу һәрберебезгә кагылырга мөмкин. Без барыбыз да юл хәрәкәтендә катнашабыз: кемдер җәяүле булып, кемдер автомобиль пассажиры булып, ә кемдер инде руль артында водитель буларак”, - шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итте очрашу башында балаларга Илшат Вәкил улы.

Ул укучыларга районда, республикада булган авариялар турында сөйләде, хокук бозуларның мисалларын китерде. Хәвефсезлек хезмәте хезмәткәре балаларның юлда үзләрен тотуга аерым игътибар бүлде. Ул элементар кагыйдәләрне үтәмәүнең юл хәрәкәтендә катнашучыларга төзәтеп булмаслык зыян китерергә мөмкин булуын сөйләде.

Очрашуда юл хәрәкәте кагыйдәләренә кагылган проблемалы мәсьәләләрне карадылар. Балалар үткәрелгән чараның кызыклы гына түгел, файдалы да булуын билгеләде. Ә ЮХХДИ хезмәткәре белән әңгәмәләшү юл хәвефсезлеге кагыйдәләрен җитди үтәү кирәклеген аңларга булышты.

О. Вальщикова, укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары.
Читайте нас: