Ә инде 14 майда Башкорт дәүләт филармониясендә “Фёдоровка районының тарих битләре” театральләштерелгән концерт-презентациясе булачак. Чара программасында: район презентациясе, декоратив-гамәли сәнгать предметлары, район оешмалары продукциясе күргәзмәләре, театральләштерелгән концерт программасы. Барлык күргәзмәләр дә 17.00 сәгатьтә эшли башлый. Концерт 19.00 сәгатьтә башлана.