+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
25 апрель 2019, 17:47

Иң мөһиме – хәвефсезлек!

Янгын хәвефсезлеге буенча “Югары әзерлек” режимына бәйле, Покровка авыл советы авыл биләмәсендә янгын хәвефле хәлне булдырмау буенча профилактика чаралары башкарыла.

Янгын хәвефсезлеге буенча “Югары әзерлек” режимына бәйле, Покровка авыл советы авыл биләмәсендә янгын хәвефле хәлне булдырмау буенча профилактика чаралары башкарыла. Шушы көннәрдә анда коры үләнне җыйганнар. Шулай ук халыкка язгы-җәйге чорда янгын хәвефсезлеге турында мәгълүмат белән памяткалар тараттылар.Халыкның хәтеренә төшерәбез: коры үләне яндырырга, учаклар ягарга, сүндерелмәгән тәмәке төпчекләре калдырырга, янгын хәвефле эшләр башкарырга ярамый. Болар барсы да утның йортларга, каралты-курага күчүенә китерергә мөмкин.
Читайте нас: