+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
26 апрель 2019, 18:22

Тукай безнең йөрәкләрдә!

Әтәч авыл клубында 3-6 сыйныф укучылары өчен “Тукай безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән Г. Тукайның шигырьләрен уку буенча чара оештырылды.

Әтәч авыл клубында 3-6 сыйныф укучылары өчен “Тукай безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән Г. Тукайның шигырьләрен уку буенча чара оештырылды. Китапханәче Зөлминә Ханнанова балаларга аның авыр балачагы турында сөйләде, иҗаты белән таныштырды. Чарада укучылар шагыйрьнең шигырьләрен укыды, “Бала белән күбәләк” шигырен сәхнәләштерде, ел мизгелләре турында табышмакларга җаваплар эзләде, Г. Тукайның әкиятләрен искә төшерде. Чараның икенче өлешендә балалар “Тиз, җитез, акыллы” конкурс-уен программасында катнашты, барлык йөкләмәләрне дә алар бик тиз үтәп чыктылар. Конкурс йомгаклары буенча командаларга татлы призлар тапшырылды.
Читайте нас: