Әле кичә генә быел беренче тапкыр күк күкрәвен ишетеп шатландык, тәүге чәчәкләргә, яшелләнеп килгән үләнгә сокланган идек. Ә бүген иртән, тәрәзәләргә карап, җирнең тагы да ап-ак булуын күреп аптырадык. Юк, кыш саубуллашмыйча китергә уйламый, ахырсы. Апрель азагында ул безгә янә кар алып килде. Юлларда кар сырынтылары барлыкка килде, водительләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк.