Үткән атнада алар юлларга чыгып, юл читләрен чүптән тазартты. Шешәләр, төрле каплар тулы кара капчыклар күп җыелды – шулкадәрле чүпләгәнбез табигатьне кыш буе!.. Юл хезмәткәрләре үтеп чыккач, юл читләренә карап баруы күңеллерәк – ниһаять, алар да чиста. Ә водительләргә кисәтү: чүпләрегезне тәрәзә аша ыргытмагыз, аны капчыкларга җыеп, үзегез белән алып кайтып, чүп савытына ташлавы бер дә кыен түгел! Чистарткан җирдә генә түгел, ә чүпләмәгән җирдә таза була ул!