Ил президенты Владимир Путин Дәүләт җыелышындагы чыгышында әйтүенчә, анык нәтиҗәләргә кешеләр яшәгән территорияләрдә: шәһәрләрдә, поселокларда, авылларда ирешергә кирәк. Кешеләр үзгәрешләрне кәгазьдә, отчетларда гына түгел, үз күзләре белән күрсен.
12 юнәлешнең берсе – экология. Бу милли проектның максатларының берсе булып 2024 елга агачларны кисү һәм утырту балансын 100% нисбәтендә тәэмин итү тора. Милли проект безнең районда да уңышлы тормышка ашырыла. Шулай, үткән атнада район халкы “Агач утырт – тормыш бүләк ит” слоганы астында үткән “Яшел Башкортстан” акциясендә актив катнашты. Барлыгы районда 15 меңгә якын агач утыртылды. Авылларда яңа аллеяләр, урман полосалары барлыкка килде. Якын арада яшел үсентеләр мәктәпләр, төрле учреждениеләр территорияләрен бизәр, дип өметләнәбез.