Иртәгә Федоровка авылында “Агач утырт!” дип исемләнгән чираттагы экология акциясе үтәчәк.Барыбызның да авылны төзекләндерәсе һәм яшелләндерәсе, аны тагы да матуррак итәсе килә. Агач утырту – җирдә үз эзеңне калдыруның бик яхшы мөмкинлеге. Бу урманнарны тергезүгә, туган якны яшелләндерүгә өлеш кертү генә түгел, ә табигать ресурсларына сакчыл караш тәрбияләү дә. Акциядә теләгән һәр кеше катнаша ала!