Җиңү көненә багышланган автомобильләрдә йөрү беренче тапкыр районыбызда былтыр оештырылган иде. Быел да аны дәвам итәргә булдылар. Анда теләгән һәр кеше катнаша ала. Бүген, 7 майда, 15.30 сәгатьтә колонна Федоровка-Бала Чытырман-Яңа Явыш-Коралачык-Балыклыбаш-Федоровка маршруты буенча кузгалды. Автопробегта катнашучылар автомобильләрен Җиңү символикасы булган атрибутика белән бизәде. Авылларда алар мемориалларга, Билгесез солдатка һәйкәлләргә чәчәк салачак, авыл биләмәләре вәкилләре, ветераннар, мәктәп укучылары белән очрашачак.