+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Кечкенәләр кагыйдәләр белән танышты

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен һәркем бала чактан ук белергә тиеш. Балалар катнашлыгындагы фаҗигаләр еш кына аларның гади генә юл кагыйдәләрен белмәвенә, аларны үтәмәүгә бәйле булып чыга.

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен һәркем бала чактан ук белергә тиеш. Балалар катнашлыгындагы фаҗигаләр еш кына аларның гади генә юл кагыйдәләрен белмәвенә, аларны үтәмәүгә бәйле булып чыга.

Без балалар бакчасында аларны юлда үз-үзеңне тотуның мөһим кагыйдәләренә өйрәтергә тырышабыз. “Хәвефсезлек мөеше” бар, анда бар кирәкле материал җыелган. Әле балалар әти-әниләре белән бергә Юл хәвефсезлеге кагыйдәләре буенча булачак китабыбызның битләрен ясый. Һәр гаилә хәрәкәт иткән чакта машинада, юлда үзеңне тоту кагыйдәләре, юл хәвефсезлеге билгеләре турында материаллар әзерли.

Үткән атнада Русия Эчке эшләр министрлыгының Федоровка районындагы бүлегенең Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе Юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча дәүләт инспекторы И. Мөхәммәтҗановны чакырып, кызыклы чара үткәрдек. Кечкенәләр аның килүен түземсезләнеп көтте, кызыксынып аның формасын карадылар, һәр сүзен тыңлап утырдылар. Илшат Вәкил улы әти-әниләргә балаларны машинада йөртү тәртибе, ә балаларга – юлны ничек итеп дөрес үтәргә, велосипедта ничек йөрергә кирәклеген сөйләде. Тәрбияләнүчеләр үз чиратында шигырьләр сөйләп күрсәтте, җырлар җырлады. Аннан соң бергәләп “Светофор”, “Юл хәрәкәтен көйләүче” уеннарын уйнадылар. Балаларга кагыйдәләрне яхшы белгәннәре өчен грамоталар, татлы бүләкләр тапшырылды.

Ә. Юлдашева,

Динес авылы “Ләйсән” балалар бакчасы мөдире.
Читайте нас: