+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район яңалыклары
17 Май 2019, 18:21

23 апрельдән 9 майга кадәр районыбызда “Изгелек сыйныфы. Безнең заман геройлары” Бөтенрусия акциясе үтте

Шулай, Коралачык авылында үткән чарага әлеге көнне исән булган бердәнбер ветеран Мусин Муллагомәр Гали улы чакырылды. Ул авыр сугыш еллары, өлкәннәргә генә түгел, кечкенә балаларга да күрергә туры килгән авырлыклар хакында сөйләде.

27 апрельдә районыбызның берничә мәктәбендә (Новоселка, Гончаровка авыллары) “Агач утырт” акциясе булды, анда 5-9 сыйныф укучылары һәм авыл халкы катнашты.

Ә Өчбүләк авылының “Кояшкай” мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләр һәм башлангыч сыйныфлар укучылары Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатлар, ветераннар хөрмәтенә һавага шарлар һәм кәгазьдән ясалган күгәрченнәр очырды.

Шулай ук районыбыз китапханәләрендә “Балаларга сугыш турында укыйбыз” акциясе үтте. Китапханәчеләр Бөек Ватан сугышы Геройлары, партизаннар хакында сөйләде.

Мондый чараларны үткәрү яшьләрдә патриотлык тойгысын тәрбияләүгә, укучыларда гомум рухи кыйммәтләргә карата ихтирам булдыруга булышлык итә.

Ә. Якшимбәтова,

Федоровка районы МР хакимитенең яшьләр эшләре буенча бүлеге белгече.
Читайте нас: